КЫЙПЫЛЧЫК и. 1) Каты әйбердән кителеп, ватылып төшкән кисәк. Шап-шоп!.. Як-якка агач кыйпылчыклары чəчрəп-чəчрəп оча!.. М.Шаһимәрдәнов. Палубада электрод калдыклары, тимер кыйпылчыклары, майга буялган чүпрәкләр, линолеум кисәкләре аунап ята иде. М.Юныс. – Габдулла, теге пыяла кыйпылчыгы кайда? – диде Алкин, тирә-якка каранып. И.Салахов

2) Бомба, граната яки снаряд шартлаганда кителеп очкан кисәк, ярчык. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. М.Мәһдиев. Өстәвенә, кулына ядрә кыйпылчыгы тиеп, [Пугачёв] «падишаһ» яралана. В.Имамов. Мине дә яраладылар. Бер кыйпылчык сулъяк кулбашымны умырып алды, икенчесе – аякны. Г.Әпсәләмов

3) күч. Зур бер бөтеннең кечкенә өлеше. Мөстәкыйльлеккә йөз тоткан Көнчыгыш империя кыйпылчыгы тиз арада экономик яктан көрәеп, яхшы гына аякланып китте. М.Хәбибуллин. Керсәләр дә, яхшы ният белән кермәсләр, я соңгы кыйпылчык җиреңне, я авызыңнан соңгы валчык икмәгеңне тартып алырга керерләр. Ф.Шәфигуллин

4) күч. сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса хәтерләткән кеше, әйбер, күренеш һ.б.ш. Я, егет кыйпылчыгы, әйт тизрәк. Г.Бәширов. Көнләшү дигән нәрсәнең кыйпылчыгы да булмаган, ахры, синдә, әбекәй. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә