КЫЙПЫК и. 1) Китек, кыйпылчык. Пулемёт утлары, снаряд шартлаулары, гөрелдәп очкан кыйпыклар арасында алты-җиде сәгать булу – әйтергә генә ансат ул. X.Мөҗәй. Сатучы «палка»дан кечерәк кенә бер кыйпык кисеп, Галәвигә сузды. Ф.Имамов. Чүлмәк кыйпыклары 2) Тукыма яки башка әйберне кискәннән соң калган кисәк, корама. Ситсы кыйпыклары |