КЫЙНАШУ I ф. 1) урт. юн. Бер-береңне кыйнау, сугышу, үзара бәргәләшү. Ә без шул агачлар күләгәсендә – йомшак чирәмдә – бер кочак китапларны, конспектларны чәчеп ташлап, аунап укыйбыз, укыйбыз. Башлар томалана башлый – сугышып китәбез. Кыйнашабыз. И.Салахов. Элек тә сугыша идек без. Борыннар канаганчы, башлар тишелгәнче, йодрыклар белән кыйнаша идек. Н.Гыйматдинова

2) сөйл. Кемне дә булса кыйнау. [Хәлим Мәхмүткә:] Нишләп кыйнашасың... Көчең бик күпмени? Ш.Камал. Теге кызның артыннан җитеп, сөякләч аркасын дөпелдәтеп китмичә күңел тынычланмады. Хәзер инде кызлар бөтенесе тавыш кубардылар: – Әһә, кыйнашамы? Уйнатмыйбыз булгач, уйнатмыйбыз! Г.Бәширов

3) Сугышырга, кыйнашырга һәвәс булу, сугышу гадәте булу. Шакир үзе усал, кыйнаша. М.Җәлил

Кыйнашып алу Кыска бер вакыт эчендә кыйнашу

Кыйнашып бетү Бөтенесе үзара кыйнашу

Кыйнашып йөрү Булган бер җирендә кыйнашу. Бер дә апасына охшамаган, һаман кыйнашып-сугышып йөри, аның белән уйный башласаң, эш шуның белән тәмамлана. Ф.Яхин

Кыйнашып тору Гел, һәрвакыт кыйнашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә