КЫЙНА’У I ф. 1) Кул яки башка берәр нәрсә белән тәнгә күп мәртәбә сугу, тәпәләү. Җәмига апа уллары Әхнәф белән Кәримулланы кыйный иде. Р.Батулла. Ак өйнең ишеге янында кыйнаганда, Туңгак алыпның кулын имгәттеләр, базга ташлаганда, ул ялгыш басып аягын тайдырды. Н.Фәттах. Əхмəтне гел кыйныйлар икəн, чөнки сорау алганда я эт булып өрə, я тавык булып кытаклый, ди. М.Шаһимәрдәнов 2) Таяк, камчы һ.б.ш нәрсә белән хайваннарга ору, сугу. Ишәкне кыйнап кына ат итеп булмый. Мәкаль. Ул алашаны кыйный-кыйный арган, толып өстерәп хәле беткән, махмырдан хәле киткән килеш, үрәчәгә утырып, ихтыярсыз гына аяк астын күзәтә. Р.Батулла. Чыбыркысы белән яман селтәнгәләсә дә, сыерга сукмый [Талип]. --- Үзе шабыр тиргә батар, әмма сыерны кыйнарга кодрәте җитмәс. Н.Гыйматдинова 3) сөйл. Нәрсәгә дә булса берничә тапкыр бәрү; шакылдату. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. М.Мәһдиев // Берәр әйбер икенче әйбергә берничә тапкыр яки бертуктаусыз бәрелеп тору, орыну. Ак яллы яшькелт дулкыннар корабны кыйныйлар. М.Юныс. Менә бераз җил көчәйде, көймә кабыргаларын шап та шоп кыйнарга тотынды. А.Гыйләҗев. Парктагы агачлар бер-берсен кыйный-кыйный бәргәли, яман шаулаша, көтү-көтү карга өере тынычсызланып каркылдый иде. Н.Гыйматдинова 4) күч. сөйл. Сугышта җиңү, өстен чыгу; (дошманны) тар-мар итү. [Якуб Шәрифҗанга:] – Немецлар бик каты кыйнамадылармы соң үзегезне? – Төрле чак булды инде, Якуб абзый, кыйнаткан чак та, кыйнаган чак та. И.Гази. Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы. М.Мәһдиев 5) күч. Кыерсыту, рәнҗетү; газаплау, иза чиктерү. Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек – әле күздән яшебез дә кипмәгән. Г.Тукай. Апагыз да хасталанып торгач, җизнәгезнең җанын кыйнамагыз, ди атаң. А.Гыйләҗев. Кыйнады еллар, кыйнады, кыйный-кыйный ташка әйләндерде. Ф.Бәйрәмова // күч. Тәнкыйтьләү. Тәнкыйтьчеләр дигән сукбайлар бар, Көн аралаш тотып кыйныйлар. Һ.Такташ ◊ Кыйнап ташлаган кебек к. кыйналып ташлангандай Кыйнап ташлау Тиз арада кыйнау 2. Эшне кайдан, ничек башлап җибәрергә дип озак баш ватарга туры килмәде, юлыма очраган төпчек улың Мисбахетдинне эт итеп кыйнап ташладым элек! М.Шаһимәрдәнов Кыйнап тору Вакыт-вакыт яки һәрвакыт кыйнау. Мәктәптән начар билгеләр алып кайтканы өчен, 10 яшьлек кыз баланы ата-анасы ач тотып, кыйнап торган. Ватаным Татарстан Кыйный башлау Кыйнарга тотыну. Мин ишекне кыйный башладым. Рәхимле бер надзиратель икән, бер кружка су бирде. И.Салахов Кыйный бирү Кыйнавын дәвам итү Кыйный төшү Тагын да ныграк кыйнау |