КЫЙНАЛУ I ф. 1) төш. юн. к. кыйнау. Әллә ул теге чактагы ярым ач, ярым ялангач, кыйналган сабый Әхнәфне кызганып җылыймы? Р.Батулла. Шуның өчен сарай хезмәтчеләре шаһиншаһларыннан кыйналуны бәхеткә саныйлар иде. М.Хәбибуллин

2) күч. Нәрсәдән дә булса газаплану, иза чигү, кыенлык күрү, интегү. Хәзер ул [Әскәр] сүзсез, кыйналган хәлдә калган иде. А.Гыйләҗев. Матди яктан да бик кыйналдым... Ә.Еники. Айдар барыбер баш бирмәде, кыйналса кыйналды, әмма Хәмиснең куштаны булмады. Г.Гыйльманов

Кыйналып ташлангандай, кыйналып ташлаган кебек Тән авыртып, изелеп; арып. Үземне кыйналып ташлангандай хис итәм. Ф.Дәүләтбаев. Синең хыялыйлыгың аркасында бөтен халык кыйналып ташланган кебек йөри ләса!.. Г.Гыйльманов

Кыйнала башлау Кыйналырга тотыну. Әхмәтнең аларны болай гына чыгарып җибәрәсе килми, егетләрнең үпкәләвеннән аның да җаны кыйнала башлаган иде. Р.Вәлиев

Кыйнала төшү Тагын да ныграк кыйналу

Кыйналып бетү Нык кыйналу, бик озак итеп кыйналу. Озак та үтмəде, кыйналып беткəн һəм куллары артка каерылып бəйлəнгəн Əхмəтне халык каршысына китереп бастырдылар. М.Шаһимәрдәнов. Ләкин, җәмәгать, аларны кыйналып беткән сүзләр белән түгел, яңача тәкъдим итү мөһим! Шәһри Казан

Кыйналып йөрү 1) Әледән-әле кыйнау, сугу һ.б.ш. кимсетүләр кичерү

2) күч. Һәркайда, һәрчак яклаучысыз булу, тәнкыйтьләнү

Кыйналып тору Гел, һәрвакыт кыйналу. Шуңа күрә [егет] бандитлар тарафыннан гел кыйналып тора. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә