КЫЙМЫ’Л-КЫЙМЫЛ иярт. Кешенең хәрәкәткә килүен, хәрәкәтен, яисә берәр нәрсәнең җиңелчә селкенүен белдерә. Күк гөмбәзе бәләкәй генә калган, йолдызлар ишлелектән кысылышып тартышалар, кыймыл-кыймыл киләләр, алар күкне җиргә сөйрәп төшерерләр кебек тоела. А.Гыйләҗев. Йомабикәнең маңгаена сырлар тәгәрәшкән, бите куе кершән яккандагы кебек кып-кызыл, ике ияк өстенә өченчесе басып килә, хәрәкәтләре салмакланган, күзләре генә элеккечә майланып, чакырып торалар, нәзек иреннәре кыймыл-кыймыл килеп хәрәкәтләнеп, кемнедер каядыр өндиләр кебек. Я.Зәнкиев. Еланның кузгалмый сузылып ятканын күргәч, ул да иреннәрен кыймыл-кыймыл иттереп шаккатып торды. С.Әдһәмова |