КЫЙМЫЛДА’У I ф. 1) Беркадәр селкенү, сизелер-сизелмәс хәрәкәтләнү. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. М.Мәһдиев. Шәһәр загсының чак кыймылдый торган дәү, авыр ишеген көч-хәл белән ачып, салкынча бүлмәгә керделәр. А.Гыйләҗев. Ул кыймылдамаган булса, Ярмөхәммәт аны бөтенләй күрмәс иде. Р.Батулла // Гәүдәнең теге яки бу әгъзасы хәрәкәткә килү, хәрәкәтләнү. Германрих король сөйләде, ләкин кызы аны ишетмәде, корольнең янә тавышы беткән иде, авызы ачыла, иреннәре кыймылдый, ә тавышы чыкмый. М.Хәбибуллин

2) күч. сөйл. Хәрәкәт итү, эшчәнлек күрсәтү, эшләү. – Тизрәк кыймылдарга кирәк, – диде ул, янындагы озын буйлы яшь иргә эндәшкән сыман итеп. Н.Фәттах. Трактор аның белән чагыштырганда бик акрын кыймылдый кебек иде. Ф.Яхин

3) күч. Барлыкка килү, үзен сиздерү, чагылып китү (уй-фикер, хисләр һ.б. тур.)

Кыймылдап алу Кыска гына вакытка селкенү, хәрәкәтләнү. Почмакка поскан шомлы шәүләләр әкрен генә кыймылдап алалар. М.Юныс. Ул елмаерга теләде бугай, иреннәре кыймылдап алды, аннан тораташтай катып калган сержантка таба карап куйды да миңа текәлде. Д.Каюмова. Көн кызуына чаклы кыймылдап алырга кирәк булыр. Р.Гаязетдин

Кыймылдап кую Чак кына кыймылдау. Башта Мостафинның күңелендә хурлану һәм оялу кебек нәрсә кыймылдап куйды, ләкин ул бу тойгыны тизрәк басарга тырышты. Ә.Еники. Ниһаять, ул кыймылдап куйды, зур башын күтəреп хатынына төбəлде: – Аңыма һич сыйдыра алмыйм: ничек итеп син шундый җирəнгеч эшне эшли алдың икəн?! М.Шаһимәрдәнов. Әминәнең куе керфекләре кыймылдап куйдылар, ул күзләрен ачты. Л.Шафикова. Бишектәге сабый, тынычсызланып, кыймылдап куя. Ф.Бәйрәмова

Кыймылдап тору Бертуктаусыз кыймылдау. Тәлинкәне ул авызына таба китерә, авызы гел кыймылдап тора. Г.Ахунов. Җәен-кышын бертуктаусыз кыймылдап торгач, монда нинди бозыклыкка, эчүчелеккә урын калсын. Ватаным Татарстан

Кыймылдый башлау Кыймылдарга тотыну. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. М.Мәһдиев

Кыймылдый бирү Һаман кыймылдау, кыймылдаудан туктамау. Моны һәркем сизде, тик аңлый гына алмады, буталды, шуңа күрә халык акрын кыймылдый бирде: шунлыктан нефть үзенә кешеләрне төрле яклардан җыйды. Ф.Яхин

Кыймылдый төшү Хәрәкәтлерәк кыймылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә