КЫЙМЫЛДАТУ ф. Беркадәр селкетү, сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәтләндерү. Күтәреп барганда да, өйгә кергәч тә, Туңгак алып әледән-әле ыңгырашып куйды, нидер әйтергә теләгәндәй иреннәрен кыймылдатты. Н.Фәттах. [Айдаш карт] Ихтыярсыз яткан кулын хәлсез генә кыймылдатып, аптыратма инде, барыгыз, хәл алырга ирек куегыз дигәндәй ишарәләде дә, чак ишетелерлек итеп: – Ярмөхәммәт кайтмадымы? – дип сорады. Р.Батулла. Ул күрде, күзәтте, кунаклар арасындагы олы яшьтәге агайлар күзләрен сөрткәләп алдылар, яшьрәкләре исә җырга кушылгандай иреннәрен кыймылдатып утырдылар. М.Хәбибуллин

Кыймылдата төшү Бераз кыймылдату

Кыймылдатып алу Аз гына кыймылдату. Теге мескененең күзләре яшь белән тулды, һәм ул аралыкка кереп нәрсәләрнедер кыймылдатып алды. Р.Гаязетдин. Өч дус та иреннәрен кыймылдатып алып бит сыйпадылар. И.Хуҗин

Кыймылдатып кую Бер тапкыр кыймылдату. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя: нидер әйтергә тели ахрысы... Ә.Еники. Ул гына да түгел, гүзәл кызның көчле нәфрәте, ачуы һәм җирәнүле карашы, үлемнән көчле булган мәхәббәте һәм «сөйгәне өчен корбан булган» егетнең үлек гәүдәсе, күрәсең, аның йоклаган намусын, егетлек горурлыгын да беркадәр кыймылдатып куярга мәҗбүр итә. И.Нуруллин

Кыймылдатып тору Әледән-әле кыймылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә