КЫЙММӘТЧЕЛЕК и. Бәяләрнең бик югары булуы; киресе: арзанчылык. Типография эшчеләре, кыйммәтчелек сәбәпле, эш хакы арттыруны һәм типографиянең управляющиен алмаштыруны таләп иткән иделәр. Ш.Камал. Кыйммәтчелекнең газабын, төп расход тотучы буларак, Хәдичә авыр кичерде. А.Расих. Җәй килде, корылык, кыйммәтчелек белән җәй килде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә