КЫЙММӘТСЕНҮ ф. Кыйммәт дип уйлау, бәясен югары санау. Мин кыйммәтсенеп сатулаша башладым. – Сатулашма, Мәрҗән! – диде Тукай. – «Өйләнгән» елны егетләр юмарт булалар... М.Галәү. Үтә гомер, кайчак хакы бетә, Ә кайвакыт арта бәясе. Очсызланган чакта, кыйммәтсенеп, Тими китә тормыш бәласе. Ф.Яхин. Үзләре кыйммәтсенгән була, үзләре җиде сум булса да, базарга төшеп алырга ялкаулана. Безнең гәҗит

Кыйммәтсенә төшү Бераз кыйммәтсенү

Кыйммәтсенеп йөрү Күптәннән бирле кыйммәтсенү; озак вакытлар кыйммәткә санау

Кыйммәтсенеп кую Кинәт кенә кыйммәт икәнен искәртү

Кыйммәтсенеп тору Озак вакыт кыйммәтсенү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә