КЫЙММӘТСЕЗ с. 1. 1) Бәясе булмаган, очсыз. Сез үзегез алтыннан да кыйммәтсез. З.Зәйнуллин. Морадым чыннан да кыйммәтсез димәк иде. Р.Фәхретдин 2) мат. Кыйммәте (3 мәгъ.) булмаган, эчтәлеге юк. Кыйммәтсез цифр 2. хәб. мәгъ. күч. сөйл. Кадерсез, әһәмиятсез, бәясез. Хәмдиягә, асыл егетләр булса, шул җитә. Бүтәннәр аның каршында кыйммәтсез. М.Фәйзи. Марҗа энҗе кебек тешләрен күрсәтеп елмайды: – Утын нәрсә ул! Сез үзегез алтыннан да кыйммәтсез. Мужиклар бит! З.Зәйнуллин |