КЫЙММӘТЛӘНҮ ф. Нәрсәнең дә булса хакы, бәясе арту; кыйбатлану. Агачы да ел саен кыйммәтләнә. Г.Мирһади. Ел саен әле бер, әле икенче әйбер кыйммәтләнде, кайбер товарларның бәяләре берьюлы икеләтә, хәтта өчләтә. Р.Мирхәйдәров

Кыйммәтләнә бару Торган саен кыйммәтләнү. Чөнки елдан-ел мәктәп белән хушлашу кыйммәтләнә бара. Өмет

Кыйммәтләнә башлау Кыйммәтләнергә тотыну. --- заграничный товарлар кыйммәтләнә башлады ---. Г.Тукай

Кыйммәтләнә тору Гел, һәрвакыт кыйммәтләнү

Кыйммәтләнә төшү Бәясе элеккедән бераз арту

Кыйммәтләнеп алу Берара кыйммәтләнү

Кыйммәтләнеп китү Билгеле бер вакыттан, сәбәптән соң кинәт кыйммәтләнү

Кыйммәтләнеп кую Кинәт кенә кыйммәтләнү

Кыйммәтләнеп тору Әледән-әле кыйммәтләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә