КЫЙММӘТ с. гар. 1. Бәясе югары булган; кыйммәтле, бәһале, кыйбат; киресе: арзан. Алка нихәтле кыйммәт булса да, колак бәясе тормый. Мәкаль. Әбүгалисина боерды, башына яшел зөбәрҗәт ташыннан тукыган бер таҗ вә аркасына кыйммәт бәһәле яшел хилгать кидереп җибәрделәр. К.Насыйри. Шунлыктан беренче буын шәкертләр, сыйныф-сыйныф бүленеп, өч аерым бинада укыйлар. Шул арада байлар шәһәр үзәгендә шактый кыйммәт хакка җир сатып алалар һәм мәдрәсәнең үз утарын төзергә керешәләр. Л.Хәмидуллин 2. рәв. мәгъ. Югары бәягә (бәядән), югары хакка (хактан), зур акчага, кыйбатка. --- заманында казакъ даласында йон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды. Г.Ибраһимов. Арзан алалар да кыйммәт саталар, ягъни табыш базарда товар алмаштырудан килә. Г.Тукай. Анда эш хакы түләмиләр, шуңа күрә акча кыйммәт йөри. Г.Гыйльманов 3. и. мәгъ. 1) Әһәмият; аерылып торган өстенлек, мөһимлек. Ягъни табигатькә фәкать сумнар, тиеннәр күзлегеннән генә карый. Аның эстетик ягына, рухи кыйммәт булуына төкерми дә. Г.Бәширов. Мин натурализмга каршы. Тормыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең кыйммәте юк. Г.Ибраһимов. Аларның исә, демократик кыйммәтләр турында сөйләнгән хәлдә, власть вертикален тәгаен игълан итүләре бик күп кешеләргә тарихи сабакны, репрессив ысулларны искә төшерде. Р.Зәйдулла 2) күч. Кадер, бәя; тоткан урын. Хосусән, шәҗәрәнең кыйммәте әби берлән бабай алдында бик зур иде. Г.Исхакый. Тормышның ямен, яшәүнең кыйммәтен алар сыман нечкә сиземләүче бар идеме икән әле монда?! М.Шаһимәрдәнов 3) мат. Математик зурлыкларның эчтәлеге, мәгънәсе. Кыйммәтләрен үзгәртмичә саклый торган зурлыклар даими зурлыклар дип аталалар. Алгебра 4) икът. Товарны җитештерү өчен, билгеле бер микъдарда сарыф ителгән һәм шушы товарда матдәләштерелгән абстракт хезмәт. Кыйммәт – товар җитештерүчеләрнең товарда әйберләшкән иҗтимагый хезмәте ул. Политэкономия. Хосусый милек хөкем сөргәндә, кыйммәт законы котылгысыз рәвештә капиталистик мөнәсәбәтләр, эксплуатация мөнәсәбәтләре тудыра. Политэкономия 4. хәб. мәгъ. к. кыйбат 3. Боланның – башы, филнең теше кыйммәт. Мәкаль. Чабакның үзеннән бигрәк чупырдавы кыйммәт. Мәкаль. – Юк инде, – диде әтисе, кинәт киреләнеп. – Миңа аның кырык сумыннан бигрәк гаделлеге кыйммәт. Н.Көбәш ◊ Кыйммәт алмау к. кыйбат алмау. Кыйммәткә төшү 1) Күп чыгымнар тотылу. – Беләсезме, алар [никрутлар] халыкка нинди кыйммәткә төшәләр. Г.Ибраһимов. Византиядә кызларны көчләү көчләүчегә бик кыйммәткә төшә: ул кеше кызның гаиләсенә яисә үзенә 280 солид түләргә тиеш була. М.Хәбибуллин; 2) күч. Авырга туры килү (авыр кичерешләр белән бәйләнгән булу, күп көч, энергия таләп ителү). --- һəм болар барысы да килəчəктəҗəмгыятькəкыйммəткəтөшəчəк, бик кыйммəткə... М.Шаһимәрдәнов. Канәгатькә кыйммәткә төшә бу үзе салган нәфис сызыклар. Ул гынамы – алар аңа каршы эшлиләр иде. А.Хәлим. Кыйммәт сорамау к. кыйбат алмау. Кыйммәт түләү Теләсә нинди шартларга да риза булу яки бик авырга туры килү. Хәзер бу урында мин алар белән – ул ике иптәш белән сөйләшер өчен, бик кыйммәт түләр идем. Ш.Камал |