КЫЙЛЬ и. гар. иск. Әйтелгән сүз, кәлимә ◊ Кыйль вә каль иск. Имеш-мимеш, икән-микән, гайбәт, юк-бар сүз. Инан биллаһи сүземә, түгелдер кыйль вә калләрдән. Г.Кандалый. Бу хәл шәһәр әһалисенә гаять тәэсир итеп, күп төрле кыйль вә кальгә сәбәп булды. Г.Тукай. Бер исе юк; мәгәр дөньясы тулган яшь вә кан берлән, Тынычсызлык, усаллык һәм явызлык, кыйль вә каль берлән. Г.Шәрифи // Бер-бер кәлимә, сүз. Бабай бик йөдәткәнгә: «Тагы бер-бер риваять булмасмы, китапта бер-бер кыйль вә каль булмасмы, яравына риваять юкмы», – дип, бик озак китап караса да, алдыруның файдасына һичбер дәлил таба алмады. Г.Исхакый |