КЫЙЛУ ф. иск. к. кылу. Әмма зәнкиләр шаһзадәне, кырык хезмәтчеләрен нәфис вә ләззәтле тәгамнар белән тәрбия кыйлдылар. К.Насыйри. Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, Өмид иттем вә курыктым да, кызардым һәм оялдым да. Г.Тукай. Бармак башы кадәр бер эш кыйлса, алтын йомырка салган тавык сымак, башкалар ишетсен өчен кыткылдап йөри ул. С.Поварисов |