КЫЙЛАНЫШ и. иск. сөйл. 1) к. кыланыш. Хәзер аның күз алдында бу кыйланышлар бөтенләй икенче мәгънә аңлата башладылар. Ф.Әмирхан. Ул [Күчем батыр] болай да ярсулы, ә чакырылмаган көенчә ишектән атылып кергән егетнең кыйланышы түземлеген тәмам корыткан иде. В.Имамов. Нәрсәне аңлата инде бу кыйланышы моның? З.Зәйнуллин 2) күч. иск. сөйл. Хәл; гореф-гадәт. [Күгәрчен:] Мин кай җирдә нинди гаҗәпләр күргәнемне һәм кайда нинди гадәтләр, нинди кыйланышлар барлыгын сиңа хикәят итәрмен. Г.Тукай |