КЫЙЛАНУ ф. сөйл. к. кылану. Морза, эре генә кыйланып, төймәләре фил сөягеннән кырып ясалган бәләкәй генә счётны үзенә таба шудырып китерде дә, Әкрәм карига ишетелерлек итеп, тотыласы чыгымнарны исәпли башлады. М.Галәү. Нәрсә теләсәләр, шуны кыйлансыннар, ирек куегыз! З.Зәйнуллин. Кәрәз кебек, озак файдаланмый торса, яктыда да карая башлый торган мичкәнең табынга төшүеннән җанланып киткән хатыннар, --- кызык өчен, тавышка куйгандай, кулларын күтәргән булып кыйландылар да, --- зур вакыйга көткәндәй, табын тирәсенә елыштылар... А.Хәлим

Кыйлана башлау Кыйланырга тотыну. Әгәр дә ауыл присидәтеле --- артыграк кыйлана башласа, эчәргә яратучан булса, кулакка ярдәм итсә, --- халыкка аңлатырга кирәк. Р.Батулла

Кыйлана бирү Бернигә дә карамыйча кыйлануын дәвам итү

Кыйлана төшү Бераз кыйлану

Кыйланып алу Кыска бер вакыт аралыгында кыйлану

Кыйланып йөрү Һәрвакыт кыйлану. Ә Шәрәф үзе исе дә китмәгән кебек кыйланып йөри бирә. М.Яһудин

Кыйланып кую к. кыйланып алу

Кыйланып тору Гел яки билгеле бер вакытта кыйлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә