КЫЙКЫЛДА’У ф. сөйл. 1) к. кыйгаклау. Каз артка тартылып ычкына, аннан муенын сузып, батыраеп, кыйкылдап, поварга һөҗүм итә. Ә.Еники. Кый-кый итте – кыйкылдады, чи-чи итте – чикелдәде дә югалды. Табышмак

2) диал. Очкылык тоту

Кыйкылдап алу Кинәт кенә кыйкылдау

Кыйкылдап җибәрү Кыйкылдый башлау

Кыйкылдап йөрү Һәрвакыт кыйкылдау

Кыйкылдап кую Бер тапкыр кыйкылдау

Кыйкылдап тору Бертуктаусыз кыйкылдау

Кыйкылдый башлау Кыйкылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә