КЫЙКУЛА’У ф. диал. Каты кычкыру, төрле ямьсез тавышлар чыгару. Кыйкулама, кызгыч кош, Канатың куш, муйның буш, Авызың-борының мөгез кош, Авазың яман зарлы кош! Дастан. Ач бүредәй чыелдап, Читәнеңнән кыйкулап Ачы сөрән салмасам, --- Баба Төкләс бабам биргән Идегәй атым корысын! Дастан

Кыйкулап алу Кисәк кенә кыйкулау

Кыйкулап йөрү Һәрвакыт кыйкулау

Кыйкулап кую Бер тапкыр кыйкулау, бер кыйкулап күрсәтү

Кыйкулап тору Бертуктаусыз кыйкулау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә