КЫЙГЫР и. 1) зоол. Лачыннар семьялыгыннан урманда яши торган кечерәк кенә ерткыч кош; яңгыр теләнчесе; русчасы: чеглок. Коры ботакка кыйгыр кунмас. Табышмак. Ул дигәндә, бу дигәй: Кыелып төшеп ак кыйгыр, Оча белән түш итен Кагып алды кулымнан. Дастан. Кыйгыр яңгыр алдыннан кычкыра. Сынамыш

2) күч. Елгыр, үткен, булдыклы; мут. Кызлар – кыйгыр тамак. Мәкаль. --- милләтнең нинди бөек, нинди илаһи көчкә ия булуын раслаган шәхес, чиксез татар киңлекләренең кыйгыр карлыгачы ул [Усман Әлмиев]. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә