КЫЙГЫЛДА’У ф. Бик нык кычкырмыйча гына кыйгаклау. Күңел сүз куша киек кошларга: Сәлам әйтергә кыйгылдап кына Безне үстергән Идел халкына. Х.Туфан. [Күргәнегез бармы ата каз биегәнен] Ул, кыйгылдап, әнкә казны Яратып сөйләшкәнен, Сары йомгак бәпкәләргә «Гаң-гаң» дип эндәшкәнен. Э.Шәрифуллина. Урман эчендә култык булып уелып кергән аланнан казлар кыйгылдаганы, аларның тонык кына гүләгәннәре ишетелә иде. Г.Бәширов

Кыйгылдап алу Кинәт кенә кыйгак дигән тавыш чыгару

Кыйгылдап йөрү Һәрвакыт кыйгылдау

Кыйгылдап кую к. кыйгылдап алу

Кыйгылдап тору Бертуктаусыз кыйгылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә