КЫЙГАЮ ф. сөйл. к. кыегаю. Мөгыйннең авызы кыйгайды, бик әшәке сүз әйтеп салмакчы булды, теленә ул сүз килмәде. Г.Ахунов. Әтәч-генерал тибенүдән туктап, килеп җитә язган яңгыр болытына кыйгаеп бер карады да --- күкрәк тавышы белән бик шәпләп бер кычкырды. Р.Батулла. – И, син аны бервакыт кызык иткән идең, – диде ана каз аңа кыйгаеп, яратып карап. Б.Ислам Кыйгаеп бетү Тәмам кыйгаю. Хәйруш кыйгаеп беткән тарантасыннан төшеп, чатанлый-чатанлый, атның тезгенен корыган имән ботагына бәйләп куйгач кына җавап бирде. З.Хәким Кыйгаеп калу Кыек хәлгә килү. Зәңгәр һиндыбалар ат тояклары астында таптала. Кайберләре янтаеп, кыйгаеп кала. Р.Батулла. Мескен радио бу кадәр акыруыннан үзе дә каушап, ишек ягы диварына эленеп куелган калын һәм озын кадагыннан ычкынып төшеп китә язды, кыйгаеп калды. Ф.Яхин Кыйгаеп китү Кинәт кыйгаю. Басканда, җирләр селкенә, өйләр, келәтләр күтәрелеп кыйгаеп китә дә яңадан үз урынына төшеп утыра. Әкият. Сәхиләнең бармаклары өстендә генә тоткан подносы чайкалып китте, үзе әллә абынды, әллә сөртенде, кыйгаеп китеп, якындагы бер буш урындыкка утырды. Д.Каюмова Кыйгая бару Торган саен кыйгаю Кыйгая башлау Кыйгаерга тотыну. Өйләре кырына кайтып җиткәч, туктап калды: кыйгая башлаган салам түбәле йорт, асылынып төшкән йорт капкасы, анда-монда сүтелеп беткән читәннәр. З.Кадыйрова Кыйгая төшү Бераз кыйгаю |