КЫЙГАЧЛА’У ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса билгеле бер яссылыкка карата кыек итеп урнаштыру, кыек итеп эшләү, урау, кисү һ.б.ш. Билләремдә чиккән ак алъяпкыч, Кош телләре кисәм кыйгачлап. Э.Шәрифуллина. Таудан кыйгачлап сузылган озын күләгәләрен күрсәтеп, Нурислам кычкырып көлгән иде: – Кара, Маһи, без синең белән колгалар булдык! – дигән иде... А.Гыйләҗев. Сукмак кыйгачлый да текәләнә, бераздан баскычка әйләнә. Л.Зөлкарнәй 2) Туры юнәлешкә карата кыек хәрәкәт итү, кыек бару. Таможня мәйданын кыйгачлап үттем дә скверга кердем. М.Юныс. Су өстеннән кыйгачлап үрдәкләр очып үтә. А.Гыйләҗев. Таймас, чирәмлекне кыйгачлап кистереп, олы юлга чыкты һәм, эре-эре атлап, Хутор урманына юнәлде. А.Тимергалин. Ә кулындагы кәгазьләре тупыл яфраклары сыман кыйгачлап җиргә сибелә. Н.Гыйматдинова 2. кыйгачлап рәв. мәгъ. Кыйгач булып, кыек килеш, почмак ясап. Болдыр ишеген ялан тәпие белән этәреп җибәрде – итәге калку сайгакка төртелгәч, ишек дерелдәп торды һәм кыйгачлап ачык калды. М.Хуҗин |