КЫЙГАЧЛАНУ ф. 1) Кыеклану, кыек ясау. Киек казлар кайта илләренә, Кыйгачланып сафка тезелеп. Көз киткәндә, йөрәк-бәгырьләре Кала һәр ел шунда өзелеп. Ф.Тарханова

2) Дугалану, көянтә сыман бөгелү, кәкре сызык рәвешен алу. Аның сул күзенең өсте маңгай аркылы кыйгачланып сыдырылган. Ә.Фәйзи. --- нәзек кыйгач кашлары тагын да кыйгачланды --- күзләреннән өмет шаукымнары бөркелде. А.Хәлим

Кыйгачланып килү Аз-азлап, тигез кыйгач торыш алу; кыйгач хәлгә килү. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен бит йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. М.Хәбибуллин

Кыйгачланып китү к. кыйгачланып тору. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чем кара чәчле, кош канатлары сыман кыйгачланып киткән шундый ук кара кашлы, урта буйлардагы берәү басып тора. Г.Әпсәләмов

Кыйгачланып тору Кыйгач хәлдә булу. Чем кара кашлары ясап куйгандай кыйгачланып тора, керфекләре озын, куе. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә