КЫЙГАЧ с. 1. 1) Горизонталь өслеккә авыш; кыек, кыегаеп торган. Утыз өченче ачлык елда урам аша кыйгач күршебез Каюп бабай мине, Димдә балык тотарга дип, үзе белән Тирәк асты дигән борылмага алып килде. М.Кәрим. Пәрдәне ачып җибәргәч, идәндә яңадан кыйгач нурлар сикереште, шуларның шәүләсе түшәм-стена почмакларын яктыртты. Р.Низамиев. Бабайга ләм-мим, өс-башымны алмаштырам да Шәрбән кырындагы кыйгач сукмактан гына Актайга чабам. Н.Гыйматдинова 2) Көянтә, дуга кебек формада булган, дуганы хәтерләткән. Ике туры ат уйныйдыр, муйны кыйгач буйлыдыр. Г.Тукай. Күктә – кыйгач ай, тау астында – каракучкыл ярым ай, туган авыл йокымсырый. Р.Батулла. Кыйгач ай нәп-нәзек, Әйтерсең беләзек. Г.Ибушев // шигъ. Дугаланып торган, кыйгачланып торган (кашлар тур.). Карлыгач канаты кебек синең кыйгач кашларың. Җыр. Кашларың кыйгач кына… Әйтер сүзләр искә төшә Озатып куйгач кына. Г.Шаһи. Синең назлы күз карашың, Ярымайдай кыйгач кашың Мәңге яши минем күңелдә. М.Гобәйдуллин 2. рәв. мәгъ. Туры юнәлешкә почмак ясап, кыек итеп. Кистем дә ләй агач, Китте лә кыйгач, Очып китте аннан сандугач. Җыр. Каш астыннан кыйгач карап Ул да мине күзләде… Р.Вәлиева. Әллә кайдан ялгыз акчарлак күтәрелә дә, кыйгач очып, диңгез томанына кереп югала. Г.Әпсәләмов 3. и. этн. Тукыма яки башка юка материалның бер формага салып, кыйгачлап киселгән өлеше; өлге. Аклы ситсы күлмәгемнең итәге алты кыйгач. Җыр |