КЫЙГАКЛА’У ф. Өзек-өзек авазлар чыгарып кычкыру (гадәттә казлар тур.), каңгылдау. Казлар сыман кыйгаклап кычкырган яшь кызлар, чыр-чу килеп, көлешеп, шаулашып, кияүне иярдән үк тартып төшерделәр, шаярып, әрсезләнеп, аның беләгенә асылындылар. Н.Фәттах. Аккошлар кыйгакларга (кара аккош) яки ысылдарга гына мөмкин. Кошлар

Кыйгаклап алу Сирәк кенә кыйгаклау. Очарга дип талпыналардыр, урамда казлар тук тавышка кыйгаклап ала. М.Галиев

Кыйгаклап йөрү Һәрвакыт кыйгаклау

Кыйгаклап кую Бер тапкыр кыйгаклау

Кыйгаклап тору Бертуктаусыз кыйгаклау

Кыйгаклый башлау Кыйгакларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә