КЫ’ЙГАК, КЫ’ЙГАК-КЫ’ЙГАК иярт. 1. Казлар, аккошлар кычкыру тавышын белдерә. Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, Адашып калган микән? Һаваларга оча алмый, Канаты талган микән? Ф.Яруллин. Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйли башлый: «Кый-кый, каг-каг», – ди, һәм поварга бер-ике тапкыр ышкылып үтә: «Кыйгак-кыйгак!» – ди. Ә.Еники. Казлар: «Кыйгак!диде. – Саудыр кыяк иле, Шаулый булыр безнең дәрьялар». Э.Гадел

2. с. мәгъ. Кыйгаклаучы, кыйгылдый торган. Кыйгак казлар, Кыйгак казлар, Бармыйсызмы безнең якка? Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә