КЫЙГАЙТУ ф. сөйл. к. кыегайту. Алай селкеп карый, болай кыйгайта аягын, чыкмый гына нәләт суккан таш! А.Гыйләҗев. Башын әле бер якка, әле икенче якка кыйгайтып, җанга үтәрлек итеп карап торучы Аккүз берни дә аңламый иде. Г.Гыйльманов. Сабир иреннәрен кыйгайтып елмайды. Ә.Дусайлы

Кыйгайта төшү Тагын да ныграк кыйгайту; бераз кыйгайту. Фәрит, учын кыйгайта төшеп, [өн тишеген] иптәшләренә күрсәтте дә тагын шап итеп томалап куйды. Г.Гобәй. Заһит башын бормыйча, күз кабагы астыннан гына Гаянга мәгънәле караш ташлады, мыекларын сыпыргалап, башын кыйгайта төшеп, Сырур түтигә төбәлде. Ә.Дусайлы

Кыйгайтып алу Тиз арада кыйгайту яки беразга гына кыйгайту // Кыйгайткан хәлгә китерү. Ә бүген ул, кызган башын кыйгайтып алган да, сигез телле тальянкада сиптерә. М.Мәһдиев

Кыйгайтып бетерү Тәмам кыйгайту. Минем аяклар гына шулай кыйгайтып бетерә аяк киемен. Р.Батулла

Кыйгайтып кую Кыйгайган хәлгә китерү. Идәндә күз явыңны алырлык матур келәмнәр, карсак өстәлләрдә, зур ташаяк чүлмәкләрдә күз күрмәгән гөлләр чәчәк аткан, диварларга кыйгайтып куелган мөштекләрдә сандал агачы яна. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә