КЫЙБЛАСЫЗ с. 1. 1) Фикерсез, мәсләксез, идеясез. Кыйбласыз кешене теләсә кайсы якка аудару өчен, менә дигән шартлар туды. Ватаным Татарстан 2) Юлдан язган, адашкан. Тукай да бурычлы булып калмаган. Надан динчеләрне, кыйбласыз милләтчеләрне, акылсыз мәгърифәтчеләрне, каләм тибрәтә белмәгән шагыйрь-голәмаларны, сукыр тарихчыларны тәнкыйть табасында биеткән. А.Хәмзин 2. рәв. мәгъ. Максатсыз, мәсләксез. Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре – аракы, наркомания, фахишәлек... Н.Гариф. Коръән, мәчетләр була торып та динсез, кыйбласыз яшәгән милләттәшләребез бик кызганыч та, иң ачы тәнкыйтькә дә лаек шул. Шәһри Казан |