КЫЙБЛА и. гар. 1) Мөселманнарның кайбер гыйбадәтләрне үтәгәндә йөзләре белән торган Мәккә ягы; Мәккәдәге Кәгъбәгә караган як. Ярмөхәммәт тиз генә кулларын, битен-башын сөннәтләп килде, кулларын кушырып, йөзе белән кыйблага таба карап басты. Р.Батулла. Карибулла озынча йөзен кыйблага юнəлтеп, тəкъбир əйтəиде инде. М.Шаһимәрдәнов. Ак әбиләр, көннәр буе ураза тотып, дога кылып, шул тау башында кыйбла тарафына йөз сөртүләрен дәвам иттеләр. Ф.Яхин

2) Көньяк, җәнүб. Кыйбла якка искән җилдән «Син кайдан?» дип сорадым. Р.Зариф. Туры атны әйбәтләп җигәләр, юрган-мендәрләрен --- тарантаска чыгарып салалар, үзләре, әгузе-бисмиллаларын әйтеп, ипләп кенә менеп утыралар да, Аллага тапшырып, кыйбла тарафка карап чыгып та китәләр. Ә.Еники. Зиреклебаш авылының кыйбла ягында урнашкан рус һәм татар мәктәпләре арасындагы мәйдан төрле телдә сөйләшүче халык белән тулы. З.Зәйнуллин

3) күч. Кешеләрнең күңелен җәлеп иткән тараф; нәрсәнең дә булса үзәге. Хәзер СССР булып әверелде Бөтен Җир шарының кыйбласы. М.Гафури

4) күч. Кемнең дә булса яратканы, сөйгәне. [Таһир:] Тапшырыгыз, гидай исәр җилләр, сәламемне Зөһрәм-кыйблама. Ф.Бурнаш. Син генә җәйге алсу таң, Син генә алтын кыйбла. Ә.Ерикәй

5) күч. Кемнең дә булса ныклы фикере, мәсләге. Падишаh әллә Кудрявцевның тырышлыгын күрде, әллә үзенең тоткан кыйбласы да шундый иде. В.Имамов. Чөнки сәясәттә кыйблалары юк, койрыксыз төлке хәлендә хәзер Византия. М.Хәбибуллин. Шулай да, кояш нурларының төсе күп, шифасы төрле булган кебек, гәрчә мәсләкләр уртак булса да, юл тоткан кыйблага баруда тайпылмышлар да сизелгәли. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә