КЫЙБАТСЫНУ ф. Кыйбат табу, кыйбатракка санау. Иннокентий да кыйбатсынгач, теге, елтыр-елтыр килеп торган алтын тешле авызын ерып, дорфа гына әйтте ---. З.Мәхмүди. Сукыр Исмәгыйль белән Әсфәндияр акчалата утыздан кимгә риза булмыйлар, җәмәгать аны кыйбатсына. М.Гали. Авыл «байлыклары» турындагы сюжетның берсендә бер апаең бәрәңге хакын кыйбатсынып «ду» китерә. Безнең гәҗит

Кыйбатсына төшү Бераз кыйбатрак дип санау

Кыйбатсынып тору Кыйбатсынудан тоткарлану, тукталып калу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә