КЫЙБАТЛЫ с. 1) к. кыйммәтле (1 мәгъ.). Димәк ки, алтын берлән көмешкә зур нәрсәләрне, кечкенә нәрсәләрне, кыйбатлы нәрсәләрне, арзанлы нәрсәләрне – һәммәсен алмаштырып алып буладыр. Г.Тукай. Алар өстендәге кыйбатлы чапаннарны да, атларны бизәгән чуклы япмаларны да ерактан шәйләделәр. В.Имамов. Моннан кыйбатлы җәнлек тиреләре алып барганы өчен, аны Урта Азия, Кытай түрәләре бик тә яраткан. Р.Батулла 2) Зур чыгымнар һәм көч сорый торган. [Әхмәтҗан:] Ходайга шөкер, кыйбатлы туйдан котылдым. Г.Камал. Кыйбатлы проект. Кыйбатлы операция. Кыйбатлы төзелеш |