КЫЙБАТЛАНУ ф. к. кыйммәтләнү. [Әхмәт:] Хәзер бит, үзегезгә мәгълүм, чәйләр кыйбатланды. Г.Камал. Ә хакыйкатьтә товарлар кыйбатланмаган, акчалар арзанайган. Г.Тукай. Кунакханәдә тору да сизелерлек кыйбатланган. Ватаным Татарстан Кыйбатлана бару Торган саен кыйбатлану. Гадәттә хаҗ хакында сүз чыкса, байтак кына агай-эне, елдан-ел кыйбатлана бара, хаҗны тәмам коммерциягә әйләндереп бетерделәр, дигән дәгъва белдерә. Ватаным Татарстан. Төзүчеләр хәзер үк инде цементның җитмәвенә, аның елдан-ел кыйбатлана баруына зарланалар. Татарстан яшьләре Кыйбатлана башлау Кыйбатланырга тотыну. --- бара-бара безнең үз товарыбыз да кыйбатлана башлый. Г.Тукай Кыйбатлана тору Гел, һәрвакыт кыйбатлану Кыйбатлана төшү Элеккегә караганда тагын бераз кыйбатлану Кыйбатланып алу Бер ара кыйбатлану Кыйбатланып бетү Тәмам кыйбатлану. Машиналар кыйбатланып беткән Кыйбатланып китү Кинәт кыйбатлану. Кайвакытта кисәктән товар кыйбатланып китә. Г.Тукай Кыйбатланып тору Әледән-әле кыйбатлану |