КЫЙБАТ с. гар. 1. к. кыйммәт 1. Дегет, ятьмә ише товарларны ерак җирдән очсыз хакка алып, Донга кайткач, аларны кыйбат бәядән сатарга ният корган Пугачёв. В.Имамов. Җәнлекнең тиресе никадәр кыйбат булса, аның гомере шулкадәр кыска. Р.Батулла. Кибет киштәсендә йөз илле сумлык китап күргән татар кешесе язучыны каргап сукрана-сукрана ары китә: «Шул тиклем кыйбат хакка сата! ---». М.Кәбиров

2. рәв. мәгъ. к. кыйммәт 2. Без күрәбез ки, итекләр бер вакытта үзләренең чын бәһаләреннән кыйбат сатылдылар, ә икенче вакыт арзанрак сатылдылар. Г.Тукай. Үз баласы юклыктан, асрауга алган улын хатыны, бала-чагасы белән, көздән үк монда ашлыкны кыйбат сатып, --- иген арзан җирдә кыш чыгарсыз дип, Төркестанга китүче ачлар белән җибәргән иде. Г.Ибраһимов. Югалтмам, төнлә аракы эчәргә яратасың икән, акча янчыгыңны ач, яхшы сервис бөтен дөньяда кыйбат тора. Р.Мирхәйдәров

3. хәб. мәгъ. Бәясе югары булу; өстен булу; зур әһәмияткә ия булу. Ник ак була икән таш пулат? Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат. Җыр. Акыллы сүз алтыннан кыйбат. Мәкаль. Эшче куллар кыйбат; үзең кыйбат безгә акчаңнан! С.Баттал

Кыйбат алмау Тартынмау, нәрсәгәдер әзер булу, оялып тормау. [Гапсаттар:] Читләтеп әйткәнне аңламасаң, туп-туры әйтергә дә кыйбат алмам мин. Ю.Әминов. Кыйбатка төшү к. кыйммәткә төшү. Әскәр Моратовның авылын яшәтү кыйбатка төшкән... А.Гыйләҗев. Кыйбатка төшә дип, кибет аракысы да алмыйлар. Г.Мөхәммәтшин. Тегендә үзе сыер тотмый икән, чөнки кышка печән әзерләүләр кыйбатка төшә, биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян буласы. А.Тимергалин. Кыйбат сорамау к. кыйбат алмау. Тегеләр кайткан чакта, караңгыда берәрсен пешереп алырга да ул кыйбат сорамас, шулай түгелме? Ш.Камал. Кыйбат түләү Гөнаһы, ялгышы өчен җәзасын күрү. [Аучы:] Бу эш өчен ул бүреләр Кыйбат түләрләр, Җавап бирерләр баш белән һәм кан түгәрләр. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә