КЫЙ II кис. диал. Ич, бит; лә, ләбаса. Араларыннан берсе: «Фёдор кый», – дип әйтеп куйган. Шуннан соң бу авылны «Фёдорки» дип йөртә башлаганнар. Риваять. – Мин син чакырганга килдем кый, – дигән ул [карт бабай]. Әкият. Ул вакыттан бу яклар күңелгә парник эчендә иртә өлгергән кыярлары, халык белән шыгрым тулы мәдәният сарайлары, --- кый да кый килгән карт-карчыклары белән истә калды. Р.Рахман. Ә Имашевлар – гүя «кый» дип сөйләшә торган шушы төбәкне мәркәзебез Казан белән бәйләүче илчеләр. Сөембикә |