КЫ’З ЯРӘШҮ ф. сөйл. Кызны кемнең дә булса кәләше дип белдерү, кәләше итеп игълан итү. Кибетченең бердәнбер улы Насыйбка Бикьярдан Бака Харис дигән крестьянның кызын ярәштеләр. Г.Ибраһимов. Нишләптер капканы яртылаш кына ачып, яртылаш кына ачылганга күрә, олы гәүдәсе белән сыя алмыйча кысыла-кысыла, Минһаҗ абый килеп керде һәм кыз ярәшергә килгән егет кебек оялып кына сәлам бирде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә