КЫЗЫШУ I ф. 1) Эсселәнү, кызу; организмның, тәннең температурасы күтәрелү. Тау үрен менгән саен туктап ял итәсе, кызышып тирләгән эссе тәнне җилгә ачып суытасы килә, утырып я ятып, арыган аякларга аз гына булса да ял бирәсе килә. З.Зәйнуллин. Төне буе кызышып елады, үрсәләнде сабый. Ф.Яхин. Йөрәгем дөп-дөп сикерде, суккан саен учым әчетеп кызышты. Н.Гыйматдинова // Ялкынсыну. Дөрес, тамак төбе кызышып, ютәлләп, атнага якын толып астында ятты, мәгәр үз сүзен сүз итте. А.Гыйләҗев 2) күч. Ярсу, ярсып чыгу, кызып китү. Ахыр, бер аш ашап утырган чакта, кызышып, үзен үзе югалтты [Шәйхел], аш куйган табынга төкерде дә каргап, рәнҗеп чыгып китте. Г.Ибраһимов. Уч кызышса кылыч сабын эзләп, Йодрык яный заман өрәге. М.Галиев. --- йөрәк кызыша дип, [Фәнис] төне буе йоклый алмыйча бәргәләнеп чыкты, кулларына урын тапмыйча җәфаланды. Ф.Яруллин 3) Исерү. Кайдадыр бик озак ябылып утырганнар, ахрысы, барысы да кызышканнар, үзләре бик шатлар, бертуктаусыз көләләр... Ә.Еники 4) диал. Дымлылыктан җылынып чери башлау, черү, яну, бурсу (ашлык тур.). Ничәмә тонна ашлык кызышып исләнгән һәм күгәрек гөмбә белән капланган Кызыша бару Торган саен кызышу. Халык эчкән саен кызыша барды. С.Сүнчәләй. Укыган саен колак очларым кызыша бара: шулкадәр дә ахмак, ваемсыз булганмын икән... А.Гыйләҗев. [Нурия] --- бит алмаларының көне буе мич каршысында торгандай кызыша баруын тойды, әмма мәҗлес теләген үтәми торып котыла алмаячагын аңлады. Г.Ахунов Кызыша башлау Кызышырга тотыну. Чишмә суы белән битен-башын юды, якынаеп килгән көзнең салкын сулышына бирешмәс өчен, битләрен, беләкләрен, кып-кызыл булып кызыша башлаганчы, каты киндер сөлге белән ышкыды. Г.Ахунов Кызыша төшү Элеккедән дә ныграк кызышу Кызышып алу Кыска бер вакыт эчендә кызышу. Кәгазь гүя уч төбен пешерде, бармаклар кызышып алды. Н.Гыйматдинова Кызышып бетү Тәмам кызышу Кызышып китү Кинәт кызыша башлау. Аның [Зөфәрнең] яңаклары кызышып китте. А.Гыйләҗев. [Самат Ландышка (сугыш кырына ишарәләп):] Бигрәк кызышып киттеләр. С.Гаффарова. Нәкъ шул чагында, әйтерсең лә кызган тимер бастылар, Надирның култык асты кызышып китте, кинәт сулышы капты. Ә.Шәмин Кызышып тору Кызышкан хәлдә булу. Хәзердән үк йөзем кызышып тора. Г.Гыйльметдинова |