КЫЗЫНУ I ф. 1) Үзеңне, үзеңнең тәнеңне җылыту; җылыну (мич, учак һ.б.ш. янында). --- управляющий, бер караганда, тел-тел булып һавага сузылган ялкынга карап кызына, бер караганда, гүя тарала барган халыкның артыннан мылтык төзи иде. М.Галәү. Анда [мич алдында] ертык күлмәкле ябык бер хатын белән җиде яшьлек малай утта кызыналар. Г.Ибраһимов. Тышта нинди генә салкын яки юеш булмасын, [солдатлар] ут чәчеп торган мич каршында кызыналар. Ф.Баттал 2) Тәнне кояш нурлары тәэсире астына кую; тәнне кояш нурларында кыздыру. Эш эшли алырдай сәламәт кешеләр инде һәммәсе дә кырларда, басуларда, йорт яны бакчаларында казына, сәламәтләнеп җитмәгәннәре исә, шифалы яз һавасыннан үзләренә көч туплап, кояшта кызыналар иде. М.Галәү. Тау итәгендә атларны ял иттереп, кояшка арканы куеп бераз кызындык та. Ф.Хөсни. Гәпләшеп утырганнан соң, алар [Гадилә белән Шөһрәт] тагын су коеналар, комда кызыналар. Ф.Яруллин Кызына башлау Кызынырга тотыну Кызына бирү Бернигә дә карамыйча кызынуны дәвам итү Кызына төшү Тагын бераз кызыну Кызынып алу Күпмедер вакыт кызыну. [Лида:] Сез теләсә нишләгез, мин бераз кызынып алам. А.Гыйләҗев. Шулай укый-укый, [Илһам] берничəсəгать кояшта кызынып алды. М.Шаһимәрдәнов Кызынып калу Берәр хәл булганчы кызынып өлгерү Кызынып йөрү Әле, хәзер шактый вакыттан бирле кызыну. Юкка кан коеп, чыкмаган кояшка кызынып йөрмиме, янәсе? С.Поварисов Кызынып тору Хәзерге вакытта кызыну, кызыну хәлендә булу |