КЫЗЫЛ ЯКУТ и. мин. Кызыл төсле кыйммәтле асылташ; ләгыль, рубин. Бәйтүл-Мәгъмур эв (өй) ирде, кызыл якуттин ирде. М.әл-Болгари. --- кардәшләриңә сәни ул кавыштырды, кызыл якут беләзек ул вирди имди. Кол Гали. Шәрифәнең сүзләренә ияреп чыккан күз яшьләре алсу бите буйлап йөгерде, кызыл якут ирененнән узып, ияк очына төште. Ф.Яхин |