КЫЗЫЛ ЭРЕМЧЕК и. Эремчекне кызарганчы кайнатып, махсус ысул белән ясалган ашамлык; корт. Ә ашъяулык өстендә төче күмәч, бавырсак, кызыл эремчек, калай савытта бал белән май – Чикерткәнең тәмам күзләре яна. Ә.Еники. Чәй янына бал, каймак, кызыл эремчек килде. М.Юныс. Ак эремчек, кызыл эремчек, каймак кебек ризыкларны яратып кулланганнар. М.Шәмсетдинова. Кайбер капчыкларда хуш исле бавырсак та була. Тагын карындыкка төргән кайнаткан кызыл эремчек, ягъни корт. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә