КЫЗЫЛ ЧЕРЕК и. бот. Зарарлы гөмбәләр тәэсире нәтиҗәсендә ылыслы агач үзагачының кызгылт көрән төскә кереп таркалуыннан гыйбарәт авыру. Кызыл черек гөмбәсенең споралары агачның үзагачына гадәттә киселгән урыннан керәләр. Үзагач череге, типлары төсләренә карап, ак, кызыл, көрән, чуар һәм зәңгәр черек була ала |