КЫЗЫЛЧА I и. 1) мед. Чирләгәндә бөтен тәнгә кызыл бөрчекләр чыга, балалар авырый торган йогышлы чир (беркадәр кызамыкны хәтерләтә). Алар [вируслар] чәчәк авыруы, гепатит, энцефалит, кызылча, кызамык, котыру авыруы, грипп һәм башка шундый күп кенә куркыныч йогышлы авыруларны кузгатучылар булып тора. Биология. Прививка баланы полиомиелит, дифтерия, бума ютәл (коклюш), туберкулёз, столбняк, В гепатиты, кызамык, колак арты бизе шешү, кызылча кебек чирләрдән саклый. Ватаным Татарстан. Тиздән республикада эндемик кызамык та бетереләчәк. Дифтерия, столбняк, бума ютәл, кызылча, туберкулёз, вируслы В гепатиты белән авыручылар саны да кимегән. Кызыл таң

2) вет. Дуңгызларда була торган йогышлы авыру, эризипелоид



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә