КЫЗЫЛ ХАЧ и. Ак җирлектә туры почмак ясап кисешкән ике тигез кызыл буйдан гыйбарәт, Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ай хәрәкәтенең өч эмблемасыннан берсе. Менә кафе ишек төбенә алгы тәрәзәсенә кызыл хач төшерелгән «Москвич» килеп туктады. А.Гыйләҗев. --- рәсемдә пилоткасын кыңгыр салган, беләгенә кызыл хач бәйләп, янына дәү сумка аскан солдат дусты Гөлзәбәр елмаеп тора. Г.Бәширов. Рэй кызыл хач сурәте төшерелгән аптечканы ачты. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә