КЫЗЫЛТҮШ и. зоол. Тау чыпчыклары семьялыгыннан, түше һәм ян яклары кызыл, кечкенә сайрар кош; русчасы: зяблик. Кызылтүшләр чут-чут сайрый, Яңгыратып урманны. Л.Шәех. [Сыерчык] Бака булып та бакылдый, Тартар да була ала. Кызылтүш кебек тә сайрый Канатын кага-кага. Н.Мадьяров. Җәй ахырларында, балалары үсеп җиткәч, кызылтүшләр көтү-көтү булып көньякка очып китәләр. Кошлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә