КЫЗЫЛ ТУРЫ с. 1. Гәүдәсе куе җирән яки кызгылт көрән, ялы, койрыгы һәм аякларының аскы өлеше кара төсле (ат тур.). Нинди төсле булды икән [колын үсеп җиткәч]? Җирәнме, әллә кызыл турымы? Г.Бәширов. – Атыгызның берсе тимер күк, икенчесе кызыл туры идеме? – Шулай, тәкъсир, бик дөрес, тимер күк белән кызыл туры! – диләр кәрванчылар өметләнеп. Ә.Еники. – Я, сезнең татарда кызыл ат буламы? – Безнең өчен бу сорау – сорау да түгел. – Кызыл туры! – дип кычкырабыз. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. Шундый төстәге ат. Абыйның кызыл турысы кичә колынлаган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә