КЫЗЫЛ ТУЙ и. Октябрь революциясеннән соң дини йолалар урынына яңа йолалар белән үткәрелә торган туй. Мин, кызыл туйның ничек яралуы турында хуҗа хатыннан сорашыр өчен, беразга өйдә калдым. А.Шамов. Менә синең үзеңне дә шундый кызыл туйлар ясап кияүгә бирербез әле. Г.Камал. Егетләр китә солдатка – Кемдә юк кызыгулар! Тынычлык белән кайтыгыз – Ясарбыз кызыл туйлар… Р.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә