КЫЗЫЛ ТЕРРОР и. тар. Россиядә 1917–1922 елгы Гражданнар сугышы чорында большевикларның сыйнфый дошманнар дип игълан ителгән социаль төркемнәргә һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнгән затларга каршы үткәрелгән җәзалау чаралары. 1917 елның октябреннән бирле ЧКдан, «кызыл террордан» иза чиккән Русиядә большевикларга каршы кораллы көрәш башлана. З.Зәйнуллин. Совет хакимиятенә каршы вакытлы матбугат кызыл террор, кызыл армия сафларына көчләп мобилизация үткәрү һәм шунлыктан барлыкка килә торган дезертирлык күренешләре, крестьяннардан продразвёрстка салымы буенча көчләп азык-төлек тартып алу, ирексезләп гомуми-мәҗбүри хезмәт кертү кебек большевиклар кылган эшләр турында хәбәр итеп тора. Гасырлар авазы. Эш шунда ки, бу яклардагы Семочки һәм Пашат дип аталган ике татар авылында кызыл террор 1919 елда ук була. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә