КЫЗЫ’Л ТӘНЛЕ и. Көньяк һәм Төньяк Америкада яшәүче җирле халык вәкиле, индеец. Алар негр балалары белән бер мәктәптә укыды, ләкин Кристоның кара тәнлеләргә, кызыл тәнлеләргә мондый нәфрәте барын белмәгән иде. Р.Батулла. Ахырда кызыл тәнлеләр тарафыннан әлегә урыннан кузгалмаска, ләкин сак булырга һәм коралларны әзер тотарга карар кылынды. И.Хуҗин. Заманында ак тәнле басып алучыларның кызыл тәнлеләрне кыруы тарихта билгеле. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә