КЫЗЫЛ ТАЛ и. бот. Талчалар семьялыгына керә торган, үсеп чыкканда кызгылт көрән төстә булган куак яки агач; русчасы: краснотал. Әнә урам чатында сакаллы бер урыс карты көмеш бөреләр җибәргән кызыл тал чыбыклары сатып тора. Р.Туфитуллова. Өстәвенә һәр агачның үзенә хас дәвалау сәләте бар. Мәсәлән, кызыл тал тынычландыра, йөрәк чирләрен дәвалый, баш авыртуын һәм теш сызлавын баса. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә