КЫЗЫЛ ТАКТА и. иск. Алдынгы эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең исеме язылган яки рәсемнәре куелган мактау тактасы. Су алгыч янына ук комсомоллар «Кызыл такта» белән «Кара такта»ны китереп урнаштырганнар. А.Алиш. Эшче полклар һаман арталар (Артып тора кызыл такталар). Һ.Такташ. Кабере, мин сиңа әйтим, изге революция шәһитләре белән беррәттән, мәңге йөз аклыгы, мин сиңа әйтим, бөтен эшче-крәстияннең күз өстендә каш. Исеме мәңге кызыл тактада. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә